

Полина Гагарина Уфадан сигез яшьлек Таирга дәвалану өчен 2,4 млн сум җибәргән.
Баланың әнисе Анастасия сөйләгәнчә, аның белән җырчының директоры элемтәгә кергән һәм документлар сораган.
"Тиздән счетка кирәкле сумма төште. Таирда лейкоз. Гомерен саклап калу өчен аңа сөяк миен күчереп утыртырга кирәк, диделәр табиблар. Хәзер төп бурыч – донор табу. Әлегә Уфадан эзләп карыйбыз, табылмаса, бәлки, чит илгә китәргә туры килер. Чит ил донорын эзләү һәм тикшерү өчен күп акча кирәк. Әле без халыктан шуңа дип акча җыйдык. Әгәр донорлык материалын чит илдән алырга туры килсә, бу якынча 3,5 млн сум", - дип уртаклашты баланың әнисе.
Чыганак: Уфа 360°