Кытайлылар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара – видео

Кытайлылар Хәния Фәрхинең легендар «Әлдермешкә кайтам әле» җырын кытай теленә тәрҗемә итеп җырлаганнар. 

Кытайлылар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара – видеоКытайлылар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара – видео
Кытайлылар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара – видео

Кызыклы видеоролик белән социаль челтәрләрдә Татарстанның атказанган артисты Айрат Ганиев уртаклашты.

«Кытайдагы дусларымны татар мәдәнияте белән таныштырдым. Хәтта алар белән Хәния Фәрхи репертуарыннан үземнең иң яраткан җырларымның берсе «Әлдермешкә кайтам әле»не дә яздырдым.

Бу җыр безнең бай мәдәниятебез һәм тарихыбызны популярлаштыруга өлеш кертсен, безнең илләребезнең дуслык символы булып торсын.

Ә сез кытай һәм татар милли музыкасының охшаш икәнен белә идегезме?» – дип яза ул.

Видеролик кыска гына вакыт эчендә бихисап күп караулар, лайклар һәм комментарийлар җыйган. Алардан аңлашылганча, җырны Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары башкара. Алар – Айрат Ганиевның укучылары.

Чыганак: «Интертат».

Кытайлылар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара – видео
Кытайлылар Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын башкара – видео
Автор:
Читайте нас