“Верещагин” батырлыгы

Картина өстендә эшләү вакытына Луспекаев каты авырган була инде. Сугыштан төзәлмәс авыру белән кайта ул...

“Верещагин” батырлыгы“Верещагин” батырлыгы
“Верещагин” батырлыгы

Күпләр Павел Луспекаевны «Белое солнце пустыни» культ фильмында таможня хезмәткәре Верещагин роле буенча беләдер. Аның "Я мзду не беру. Мне за державу обидно!" дигән сүзләре күптән канатлы сүзтезмәгә әйләнде. Ләкин бу кино героеның рухына сокланучы тамашачыларның бик азы гына әлеге фильмда төшкәндә Павел Луспекаевның үзенең нинди чыдамлык һәм сыгылмас рух үрнәге күрсәтүен беләдер.

Картина өстендә эшләү вакытына Луспекаев каты авырган була инде. Сугыштан төзәлмәс авыру белән кайта ул...

Павел слесарьлыкка укыган һөнәрчелек училищесын сугыш башлану белән Кыргызстан башкаласына эвакуациялиләр. 16 яшьлек егет шуннан үз теләге белән фронтка китә. Сугыш вакытында бер кулы яралана. Саратов госпитале табиблары терсәге чәрдәкләнгән кулны ампутацияләргә җыена. Ләкин яшь кешенең үтенеченә колак салып, уйларыннан кире кайталар. Һәм могҗиза була - кулы төзәлә! Әмма инвалидның аяусыз язмышы Луспекаевны барыбер җибәрми. Ул аякларын өшетә — разведкага баргач, берничә сәгать кар астында ятарга туры килә. Һәм 26 яшендә үк егетнең өшүе аяк тамырларының атеросклерозына, газаплы ампутацияләргә һәм артистның 38 яшендә пенсиягә чыгуына китерә.

Ул көчле сызланулар аша бик зур авырлык белән хәрәкәтләнә. Режиссер Владимир Мотыль озак вакыт аны рольгә расларга батырчылык итми. Ләкин актер бик нык үтенеп ялвара. Чүлдә кино төшерүләр аның өчен көндәлек батырлыкка әйләнә. Аның итекләре махсус әзерләнгән протезларны сыйдырыр өчен берничә үлчәмгә зуррак булган. Шуларны киеп йөргән актер сызлануыларын аз гына булса да киметү өчен һәр дубль алдыннан учлап-учлап авыртуны баса торган дарулар кабул иткән.

Фильм экраннарга 1970 елда чыга. Луспекаев якты дөнья белән хушлашканда премьера буласы көнгә нибары берничә атна калган була...

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас