Комик Нурлан Сабуров Уфа хосписында бер балага бүләк биргән

Бала өчен бу көтелмәгән шатлыклы вакыйга булган. 

Комик Нурлан Сабуров Уфа хосписында бер балага бүләк биргәнКомик Нурлан Сабуров Уфа хосписында бер балага бүләк биргән
Комик Нурлан Сабуров Уфа хосписында бер балага бүләк биргән

Стендап жанрында чыгыш ясаучы Русия артисты Нурлан Сабуров 14 ноябрьдә Уфага концерт белән килгән һәм хосписка да кереп чыккан. 

Анда артист бер баланың хәлен белгән. Аңа динозаврлар турында зур энциклопедия һәм йомшак уенчык та бүләк иткән.

Саубуллашканда малай белән артист фотога да төшкәннәр.

"Шимбә көннәренең берсендә Нурлан Сабуров палатаңа кереп, сиңа бүләк бирер дигән шанс бик бәләкәй... Әмма ул бар!", - дигәннәр хосписта. 

Бу очрашудан видео безнең МАХ каналында бар. Монда бас! 

Чыганак: Горобзор

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас