+21 °С
Облачно


Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов Русия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә лаек булган. Әлеге указга ил Президенты Владимир Путин кул куйган.
Исегезгә төшерәбез, Галимов Татарстанның халык артисты исемен 2008 елда, Башкортстанның халык артисты исемен 2011 елда алган иде.
Айдар абыйны югары дәүләт бүләге белән ихластан котлыйбыз!
Чыганак: "Башинформ".