

Кадрларда җырчының тормыш иптәше, Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакировага Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәләхов чәчәк бәйләме бүләк итә һәм, кочаклап, битеннән үбә.
Бу мизгелне күргән Җәвит Шакиров хатынына: «Кайткач сөйләшербез», – ди. Зөлфия апа исә бу сүзләргә аптырамый, елмаеп кына сәхнә артына кереп китә.
Аннары Җәвит Шакиров тамашачыларга мөрәҗәгать итә: «Ой, җәмәгать, шушы хәлдә нормаль ир нишләргә тиеш? Җиде минут кочаклап торды бит Фердинанд Сәләхов Зөлфия Шакированы! Махсус санап тордым. Нахал!» – ди ул.