Йолдызлар тормышыннан
20 октябрь 2025, 16:47

Уфабызга хәзер ешрак килер

Радий Хәбиров Русия башкаручысы Егор Крид белән очрашты.

Уфабызга хәзер ешрак килерУфабызга хәзер ешрак килер
Уфабызга хәзер ешрак килер

Радий Хәбиров Русия башкаручысы Егор Крид белән очрашты.

   20 октябрьдә Республика йортында төбәк башлыгы Радий Хәбиров Русия җырчысы, җырлар авторы, актер һәм телевидение алып баручысы Егор Крид белән очрашты. Кичә Уфада музыкант бик күп яшьләрне җыйган концерт биргән иде.

   Радий

Хәбиров җырчының профессиональлеген һәм аудиториягә игътибарын югары бәяләде.

   - Сез республикага даими рәвештә киләсез. Сезнең җырлар искиткеч. Иҗатыгыз, тамашачыларга ихтирамлы мөнәсәбәтегез өчен рәхмәт, - диде төбәк башлыгы. - Сез киләчәктә дә безнең халыкны үз чыгышларыгыз белән сөендерерсез дип ышанам. Республика яшь талантлар өчен һәрвакыт ачык. Музыкант билгеләп үткәнчә, төбәк башкаласы аның өчен аерым әһәмияткә ия.Уфа бик нык үзгәрде һәм кызу темплар белән үсә. Мин балачактан монда киләм, минем монда туганнарым яши. Мин моны һәрвакыт билгеләп үтәм: республика көннән – көн үсешә бара, - дип ассызыклады Егор Крид.

   Төбәк җитәкчесе хәбәр иткәнчә, ул музыкантка «Башкортстан Республикасының атказанган артисты»дигән мактаулы исем биргән.

   -Ул чыннан да талантлы. Яшь. Һәм иң мөһиме – чын. Шәхес буларак та, иҗатта да ялган юк, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров очрашу нәтиҗәләре буенча. - Егор безнең Уфада еш кунак булыр дип килештек.

   Фото: nuriman.pro

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас