Йолдызлар тормышыннан
15 октябрь 2025, 10:02

Блогер Эльвина : "Мин - бик гади кеше"

Бүгенге көндә яшәешебезне социаль челтәрләрсез һәм блогерларсыз күз алдына китереп булмый. 

Бүгенге яшәешебезне социаль челтәрләрсез күз алдына китереп булмый. Әйтергә кирәк, блогерлар күп, аларны ихтыяҗлар буенча сайларга да була. Кемнедер авыл тормышын тасвирлаган блогерлар кызыксындыра, кемнәрдер табиб, укытучы, психолог, коуч, тренер, турист, комик блогерларны даими карый. Эльвина 100, Башкорт хуҗабикәсе, Дневник татарина – татар-башкорт халкының шактые бу блогерларны белә, гел күзәтеп бармасалар да, ким дигәндә, бер видеоларын булса да караганнары бардыр дип уйлыйм. Татар телендә блог алып барган Эльвина Сибәгатованың кайсыбер видеоларын минем дә караганым бар, аның халыкчан Җәмилә образы гына ни тора! Эльвина белән күптән әңгәмәләшәсем килгән иде, һәм менә, ниһаять, аралашырга форсат чыкты.

– Үзең турында кыскача сөйләп кит әле, Эльвина. 

– Мин Бүздәк районы Сәвәдебаш авылында туып-үстем. Урта мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамакта мәдәният техникумының театр бүлеген тәмамладым. 

– Ничек блогер булып киттең? Берәр этәргеч булдымы моңа, әллә киңәш иттеләрме? 

– Мин аяк киеме салонында идарәче булып эшләдем. Эшемне ярата идем. Бәлки, шуңадыр да эшләвемне декрет ялында да дәвам иттем, онлайн форматта. Күп кибетләр белән идарә иттем, шушы аяк аяк киемнәре кибетләре челтәренең төбәк директоры дәрәҗәсенә күтәргәннәр иде. Әмма бик нервлы эш бу, шуңа көннәрдән беркөнне китәргә уйладым. Яңа ел каникулларында үземә Инстаграм челтәре ачтым, татар блогерларын карый башладым, кызыксынып киттем. Гомумән, мин кечкенәдән төрле чараларда катнашырга, спектакльләрдә уйнарга ярата идем. Шулай итеп, блогерларны карап чыккач, төрле скетчлар һәм этюдлар төшерсәм, кызыклы булыр кебек тоелды. Ул вакытта йөзгә эт-мәче маскалары киеп видеолар төшерү модада иде, мин алай төшермәдем. Мин олырак яшьтәге ханымнар маскаларын кулландым, халыкның иң ошатканы Җәмилә образы булды. “Лайк”лар күп куйдылар, хәбәрләр дә язалар иде. Ул Җәмиләнең ире Фатыйх та бар иде әле баштагы мәлдә. Вакыт ягы тар булганлыктан, акрынлап ул төшеп калды. Кыскасы, киңәш итүче булмады. Бар да үзлегемнән, ул чакта әле мин кеше фикереннән курка идем, дигәндәй. Ирем Илгиз белән киңәшләшкәч, ул хуплады, син килештерә беләсең, белемең дә туры килә, син төшергән контент кешеләргә ошар, диде. Шулай итеп башланып китте минем блогерлык юлым. Алла бирсә, 2026 елның гыйнвар башында блогка 6 ел тулачак.

– Яшермичә әйт әле, блогерлыктан җиләгән чакларың буламы? 

– Төрле вакытлар була инде. Арыткан мәлләр дә булды. Русча “выгорание” диләр. Күп подписчиклар мине 5-6 ел карап баралар, алар белән бергә балалар үстерәбез дияргә дә була. Күбесе белән дуслашып та беттек, шуңа арытса да, сториска чыгып, мотлак рәвештә төшерергә кирәк. Алар хәзер ияләшеп бетте көн дә карарга, үзем дә 1-2 көн ял иткәч, дәртләнеп төшерә башлыйм. Рекламалар төшергән чаклар да була. Блогерларның реклама ярдәмендә акча эшләве билгеле бит инде. Шуңа күрә блогерлык ул - үзенә күрә бер эш. Реклама бирүче алдында да җаваплылык бар, фәлән көнгә реклама сөйләшенгән икән, “выгорание”га карап тормыйча төшерергә кирәк.

– Җәмилә образы ничек туды?

– Әйтеп үттем инде, караучыларга төрле маскалар кулланып төшергән видеолардан аеруча Җәмиләнеке ошады. Без аңа исемне аудитория белән бергә сайладык. Зәкия, Сәкинә, Җәмилә исемнәрен тәкъдим иткән идем. Халык Җәмиләгә тавыш бирде. Һәм ул персонаж Җәмилә булып калды да. Җәмиләне яратып караучылар бар, “авызы зур һәм башкалар” дип язучылар да бар. Шулай да теләп караучылар күбрәк, чөнки анда, гадәттә, иң актуаль темалар күтәрелә. Җәмилә ул – гадел, усал авыл хатыны. Мин үзем авылда үскәч, авыл кешеләренең проблемалары белән якыннан таныш, аларның нәрсә эшләгәнен, сөйләгәнен, нәрсәләр белән янып яшәгәнен яхшы беләм.

– Син үз авылыңа да, ирең ягы Зианчура районына кайтсаң да андагы тормышны ничек бар, шулай төшереп күрсәтәсең. Ике яктан да туганнар блогерлыкка нинди мөнәсәбәттә булдылар?

– Аллага шөкер, берсе дә беркайчан да каршы килмәде. Беренче мәлләрдә генә әнием “кит, моны төшермә, кеше көлер” диебрәк әйткәли иде. Бераздан өйрәнделәр, хәзер инде үзләре теләп төшәләр, берәр кызыклы момент булса: “Эльвина, тиз генә кил, төшер”, – дип чакыралар. “Әйдә менә шуны төшер, әйдә урманга барып себерке бәйлибез, син төшерерсең, сиңа контент булыр”, – дип миңа төрле идеяләр бирәләр.

– Блогер булуның да төрле нечкәлекләре бар. Блог алып бару буенча берәр курслар үттеңме?

– Бернинди укулар да үтмәдем. Мин – үзаллы өйрәнүче (самоучка). Шулай да башлаган мәлдә башка блогерлар белән очрашып аралашулар, коллаборация (коллаборация – ике һәм аннан да күбрәк кешенең нинди дә булса өлкәдә уртак эшчәнлек процессы, партнерлык. – Aвт.) булды. Тәҗрибә уртаклашыр өчен җыела идек, анда һәркайсыбыз белгәне белән бүлеште. Шулай акрынлап өйрәнеп киттек, махсус бернинди курслар да тәмамламадым.

– Синең өчен тыелган темалар бармы? – Тыелган дип... Сүгенүләр юк, сәясәткә кагылмыйм, югыйсә андый видеолар астындагы комментарийларда талашып китүчеләр дә була, гомумән комментарийларда махсус хайплар (хайп ул – шау-шу, ажиотаж, нәрсә дә булса тирәсендә популярлыкның кыска вакытка артуы. – Aвт.) уйлап чыгаралар. Әмма мин төшергән роликларда бернинди хайп та, интрига да юк, ничек бар – шулай төшерәм.

– Блогка мөнәсәбәте булмаган шәхси сорау бирмәкчемен. Соңгы берничә елда матур гына ябыктың, күз тимәсен. Моның өчен син Дагыстан республикасына барып ашказанны кечерәйтү буенча операция ясаттың. Курыкмадыңмы шундый җитди адымга барырга?

– Курыктым, әлбәттә. Курыкмаслык та түгел. Бик озак уйланып эшләнгән эш бу. Дөрес тукланып та карадым, төрле диеталарда да утырдым, спорт та булды тормышымда. Диеталарда утырган саен нишләптер мин һәрчак авырлык өсти килдем, шешенә идем, аякларга, билгә дә “суга” башлагач, ныклап уйлап, ашказанымны кечерәйттем.

– Блогер булу көндәлек тормышта ярдәм итәме?

– Әйе, аеруча медицина өлкәсендә моның ярдәме сизелә. Мине таныган табиблар һәм башка медицина персоналы үземә дә, якыннарыма да бик әйбәт мөнәсәбәттәләр.

– Күптән түгел ирең белән икәүләшеп туклану һәм спорт ярдәмендә янә бераз ябыктың. Мондый контент синең аудиторияңа кызыклымы? – Әйе. Күпләр язды. Илгиз белән миңа ияреп кето-диета белән ябыгучылар булды, ашказанын кечерәйтү буенча операциядән соң “сезнең шулкадәр күркәмләнүегезне күреп, мин дә кичке алтыдан соң ашамый башладым, ипидән баш тарттым”, дип язучылар күп булды.

– Син блогны татар телендә алып барасың. Берничә тапкыр комментарийларда “Эльвина, шулкадәр татарча матур сөйләшәсең, сине тыңлавы күңелгә рәхәт”, дип укыганым бар. Ә язылучылар арасында башка милләтләр бармы?

– Әйе, руслар бар. Алар күп түгел. Шулай да карыйлар, “вас так интересно смотреть, но ничего не понимаю, подписывайте, пожалуйста, на русском”, дип язгалыйлар.

– Эльвина, әңгәмәң өчен зур рәхмәт, сиңа яңадан-яңа идеяләр һәм подписчикларың артуын телим!

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас