

– Бәләкәй күкрәкле кызларга гел кызыга идем. Үзем ябык булгач, олы күкрәкләрне күтәреп йөрү зур кыенлык тудыра иде. Бала тапкач, алар тагын да зурайды, авырайды. Шуңа бәйле, аркам еш авырта башлады. Остеопатка да йөреп карадым. Спортзалда да шөгыльләнергә уңайсыз, кием эзли башласаң – анысы бер бәла. Еш кына ул да кәефне кыра иде. Маммологка баргач, УЗИ ясаттым һәм табиб белән киңәшләштем. Ул миңа операция ясатырга рөхсәт бирде. Әлеге адымга мин сәламәтлекне уйлап мөрәҗәгать иттем. Хирургны озак эзләдем, Казанда дүрт табибта булдым. Әмма Мәскәүдәге хирургның эшләре генә күңелемә хуш килде. Операция дә җиңел үтте. Бәясенә килгәндә, 400 меңгә чыкты. Ул сумманы үзем җыйдым, Мәскәүгә дә ялгызым гына чыгып киттем. Аннан булышырга бертуган апам килде. Анда башта чәчеңне дә юа алмыйсың әле. Ике-өч атна кулны өскә күтәрергә ярамый, — дип сөйли ул.
Блогер әйтүенчә, күпчелек язылучылары аның операция ясатуын тыныч кабул иткәннәр, тәнкыйтьләмәгәннәр.
— Операциядән соң: “Өч бала таптык, күкрәк ясатып йөрмәдек”, – диючеләр булгалады. Һәр кешедә сайлау мөмкинлеге бар. Мин менә шундый юлны сайладым. Бер дә үкенмим. Язылучыларымның күбесе бу адымымны аңлап кабул итте, — ди ул.
Чыганак: «Акчарлак».