+22 °С
Яңгыр


— Шәхси тормышыгызда нинди үзгәрешләр бар?
— Бернинди дә үзгәреш юк. Дөресен генә әйткәндә минем аңа вакытым да юк. Менә иртәгә кунак буларак туйга барасы, әмма күлмәк барып алырга да вакыт юк.
Кемгә кирәк елына ким дигәндә 180 көн өйгә кайтып кермәгән хатын? Ул кеше: "Булды, туктыйсың, үзем ашатам", — дияргә тиеш, яисә инде минем графикка түзәргә тиеш...
— Идеалыгызны ничек күзалдына китерәсез?
— Бик көчле, миннән дә көчлерәк кеше булырга тиеш. Күз карашы белән кадаклап куя торган кеше.
Чыганак: «Татар эстрадасы».