

Элеккеге катнаш көрәш спортчысы, Башкортстан Дәүләт Җыелышы депутаты Джефф Монсон «Звезды в джунглях» (16+) дип аталган реалити-шоуда катнашачак.
Бу аның мондый проектларда беренче тапкыр катнашуы һәм ул әлеге тәкъдимгә уйлап та тормыйча ризалашкан.
Монсон әйтүенчә, аның күп дуслары шушы тапшыруны карыйлар икән, шуңа күрә шатланып теләк белдергән.
Шунысы кызык, проектта катнашуы турында Монсон әлегә үзенең якын дусты – Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка да хәбәр итмәгән. Ул моны сюрприз ясарга уйлый.
Тапшыруны Ольга Бузова һәм Михаил Галустян алып барачак. Катнашучылар уңайлыклары аз булган лагерьда яшәячәк, сынаулар өчен аларга акча да түләнәчәк.
@Ufakp белән язылырга