Йолдызлар тормышыннан
22 сентябрь 2025, 07:23

“Homay” илнең “алтын җырлары” исемлегенә керде

“Ay Yola” төркеме башкарган “Homay” җыры бик тиз арада дөнья хитына әйләнде. 

https://vk.com/ayyola.musichttps://vk.com/ayyola.music
https://vk.com/ayyola.music

“Ay Yola” төркеме башкаруындагы “Homay” җыры Русиянең “алтын җырлары” исемлегенә керде һәм “Интервидение-2025” сәхнәсендә яңгырады. Чара 20 сентябрьдә Мәскәүдә “Live Арена” мәйданында узды.

Халыкара җыр бәйгесендә дөньяның 20дән артык иленнән артистлар катнашты. Уфа төркеме конкурсның ябылу тантанасында дөньякүләм хитка әйләнгән “Homay” җырын башкорт телендә башкарды.

“Җырыбыз аша чиксез илебезнең күптөрле халыкларының традицияләре һәм мәдәнияте көчен яңгырата алуыбыз – безнең өчен зур мәртәбә”, – диләр “Ay Yola” төркеме музыкантлары.

Әйткәндәй, Русия Президенты Владимир Путин “Интервидение” халыкара музыкаль конкурсында катнашучыларга видеомөрәҗәгь юллады.

“Русия иҗади хезмәттәшлек өчен ачык кала, ул үз традицияләрен кадерли һәм читләрне хөрмәт итә. Диалог һәм үзара хөрмәт аша без рухи яктан баерак була барабыз. Бу бәйге дөньяда иң танылган һәм яраткан конкурсларның берсе булыр дип ышанам”, – дип белдерде ил башлыгы.

https://vk.com/ayyola.music
https://vk.com/ayyola.music
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас