Йолдызлар тормышыннан
20 сентябрь 2025, 14:23

Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»

Җырчы Элвин Грей беренче җырын иҗат итүе турында социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә сөйләде.

Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»
Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»

«Ә сез беренче җырымны 14 яшьтә язганымны белә идегезме?» – дип яза җырчы һәм тәүге иҗат иткән җырлары турында сөйли.

«Күз алдыгызга китерегез: укучы малай дәресләр ятлыйсы, әзерлисе урынга – җырлар язып утыра. Өстәвенә, мәктәп яки математика темасына түгел, ә мәхәббәт хакында.

«Беренче җырым «Сине хочу» дип аталды, рус теленә тәрҗемә иткәндә «Тебя хочу». Монда инде барысы да билгеле – яшүсмер, гормоннар һәм беренче мәхәббәт. Ә икенче җырым «Бирмәдең» («Не дала») булды. Менә шундый уйлар булган 14 яшемдә!» – ди җырчы.

Аннары артист «ярый, мин шаян гына түгел, җитди җырлар да язам, эчкерсез эчтәлектә» дигән дә, үзенең яшүсмер чагындагы фотолары белән видео урнаштырган.

Чыганак: «Интертат».

Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»
Элвин Грей 14 яшендә язган җырлар: «Сине хочу» һәм «Бирмәдең»
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас