

Вилли белән Рузилә Бәдретдинова әлеге мәсьәләгә карата үз фикерләрен белдермәде. Соңрак Вилли үзенең социаль челтәрләрендә тамашачылары белән элемтәгә чыкты. Аннан: «Әлеге җырны кайчан чыгарасыз?» – дип сораганнар. Ул исә, җавабын бераз тулыландырып: «Әлеге җырны да, аны кем башкарганын да белми идем», - дип язган.
«Планнар буенча 15 сентябрьдә чыгарга тиеш иде. Ләкин миңа язылган усал комментарийларны күрсәткәч, барлык аңлашылмаучанлыкларны хәл иткәнче, аны мәйданчыкларга чыгару бераз тоткарланыр, дип уйлыйм. Ә бәлки, иртәрәк тә чыгар. Оятыма, мин әлеге җырны да, аның беренче башкаручысын да белми идем. Аны студиядә яздырганда гына өйрәндем», – дип җавап кайтарган ул.
Чыганак: «Интертат».