

Җырның сүзләрен Айдар Минһаҗев иҗат иткән, ә көен үзе язган.
Айдар Тимербаевның җырлары Гүзәл Уразова, Габделфәт Сафин, Илсөя Бәдретдинова, Сөмбел Билалова, Фирдүс Тямаев, Марат Шәйбәков, Әнвәр Нургалиев, Илдар Баһ, Илдар Әхмәтов, Раяз Фасихов, Иркә, Рифат Зарипов, Алмаз Мирзаянов, Аиша, Алсу Фазлыева, Азат Фазлыев һ. б. җырчыларның репертуарында бар. Салават Фәтхетдинов –дистәләгән, Вадим Захаров 20гә якын җырын башкара.
Элегрәк ул үзе дә сәхнәдә чыгыш ясый иде, хәзер бик күренми. Ни өчен хәзер җырламаганын ул болай ди аңлаткан:
– Һәркем үз эшен башкарырга тиеш. Без тамашачы өчен матур җырлар иҗат итәбез. Артистлар аларны җырлыйлар. Бик нык сораган очракта гына концертларда чыгыш ясыйм. Үзем җырчы булмагач, җырчылар арасында йөрүне өнәп бетермим.