Йолдызлар тормышыннан
7 сентябрь 2025, 07:45

Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә җавап бирде

Эстрада йолдызы Ильмира Нәгыймова, махсус хәрби операциядәге энесе ярты ай хәбәргә чыкмау сәбәпле, күңеле тулган вакытын күрсәтте. Шуннан соң аны камерага елауда гаепләп язганнар, ди.

Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә җавап бирдеНәгыймова үзен гаепләүчеләргә җавап бирде
Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә җавап бирде

«Нәрсәгә инде елаганыңны куярга», «Курчак, күз яше дә чыкмый», – ише комментарийлар да калдырганнар җырчыга.

«Нәрсә булган, бәлки, аңа борчуларын социаль челтәрдә уртаклашкач җиңелрәктер», – дип тә язучылар булган.

Аларның барысына да җырчы үзе җавап биргән: «Кешеләр, сез нишләп шундый явыз? Мин бертуган апамны, абыемны югалттым, хәзер бертуган энемнән хәбәр юк. Әйе, уртаклашкач, миңа җиңелрәк. Безнең кебек хәлдә калучылар күп бит. Без бер-беребезгә терәк булып торабыз. Берничә кеше хәтта ярдәм дә тәкъдим итте. Хәзер, өметне өзмичә, көтәргә генә инде». 

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә җавап бирде
Нәгыймова үзен гаепләүчеләргә җавап бирде
Автор:
Читайте нас