Йолдызлар тормышыннан
4 сентябрь 2025, 11:30

Блогер Рөстәм Нәбиев «Пусть говорят» тапшыруында катнашкан

Блогер Рөстәм Нәбиев «Пусть говорят» тапшыруында катнашканБлогер Рөстәм Нәбиев «Пусть говорят» тапшыруында катнашкан
Блогер Рөстәм Нәбиев «Пусть говорят» тапшыруында катнашкан

Танылган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев Беренче каналдагы «Пусть говорят» тапшыруында катнашкан Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр иткән.

Тапшыруда сүз зур тауларга менү турында барган. Атап әйткәндә, яңарак кына Наталья Наговицына исемле альпинистка белән булган аянычлы хәл турында фикер алышканнар. Альпинистка аягын сындыру нәтиҗәсендә 7200 метр  биеклектә тоткарланып калган.

«Ул инде анда 12 августтан бирле ята һәм мин, альпинизмда тәҗрибәле кеше буларак шуны әйтә алам, шундый кырыс шартларда кешеләр анда озак яши алмый, - дигән Нәбиев. –Билгеле ки, кешенең гәүдәсен күрмичә, аны үлгән дип булмый. Бу очракта, Наталья хәбәрсез югалган дип санала.  Ул тәҗрибәле альпинистка иде, һәм бу хәлнең килеп чыгуын аның "профессионал булмавы" аркасында дип әйтү дөрес түгел.

  Наталья тау башына менеп җиткән иде инде, ләкин түбәнгә төшкәндә аның напарнигы Роман Мокринский кыядан аска ычкынып китте һәм, алар бер җепкә эләккән булганлыктан, аны да үзе белән өстери башлады. Наталья, аны туктатып, үлемнән коткарып калды. Ләкин бу хәл аркасында Натальяның аягы сынды, шуңа күрә ул үз аякларында төшә алмагач, коткаручылардан ярдәм көтеп, тау башында калды.

Тау сезоны беткәч, башка альпинистлар база лагеренә китте. Һава торышы бозылды, шуңа күрә коткару эшләре дә туктатылды. Натальяның гәүдәсен киләсе елда гына төшерә алырлар, мөгаен.

 Натальяның ире 4 ел элек шулай ук тауларда һәлак булган, ул аның кулында инсульттан үлгән», — дип сөйләгән Нәбиев.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас