

Бу хакта җырчы «Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламовага интервьюсында әйтә.
Блогер Русланнан: «Ильмираның үзара мөнәсәбәтләрегезне социаль челтәрләрдә күрсәтүен ничек кабул иттегез?» – дип кызыксына.
«Бик авыр кичердем. Аркама мең пычак кадаган кебек булды», – ди Руслан Кираметдинов. «Иртәме-соңмы тормыш үзе барысын да тигезләячәк», – дип тә өсти ул.
Искә төшерәбез: Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдинов 2021 елда аерылышты. Алар ул һәм кыз үстерәләр иде. Балалар хәзер икесе дә әниләре тәрбиясендә. Инде ничә ел узуга карамастан, элекке ир белән хатын арасында бер-берсенә гаеп ташлаулар булып тора.
Чыганак: «Интертат».