Ришат Фазлыйәхмәтовның бик начар гадәте бар икән (Видео)

Хатыны Эльмира аны халыкка сөйләгән. Бәлки шуңа да һаман бәбиләре юктыр?

Ришат Фазлыйәхмәтовның бик начар гадәте бар икәнРишат Фазлыйәхмәтовның бик начар гадәте бар икән
Ришат Фазлыйәхмәтовның бик начар гадәте бар икән

Эльмира һәм Ришат Фазлыйәхмәтовлардан «бәби турындагы» яңалыкны халык түземсезлек белән көтә. Мөмкинлек чыгу белән, аларга шушы сорауны юллыйлар. Ришат һәм аның тормыш иптәше белән сорау-җавап уены оештырган вакытта да, әлеге сорауне читләтеп уза алмаганнар, дип яза Интертат.

Эльмираның бер начар ягын әйтеп кит әле.

Ришат: «Бик кызу ул, кызу булмасын иде».

Эльмира: «Ә Ришат борынын казый» (көлә).

Эльмираның бер яхшы ягын әйтеп үт әле.

Ришат: «Тырыш кыз».

Ришатның бер уңай ягын әйтеп кит әле.

Эльмира: «Җырлый белә».

Яратып эндәшкәндә нәрсә дип эндәшәсең?

Ришат: «Матурым» дип эндәшәм».

Эльмира: «Ришатым», «матурым», «бәбкәем», «җимешем» дим».

Ачуың килгәндә ничек эндәшәсең?

Ришат: «Ачу килгән чаклар сирәк була. Болай «Тишка» дип эндәшәм».

Эльмира: «Тәти булганда – «Тәтишка».

Кайчан бәби алып кайтасыз?

Ришат: «Безгә бу сорауны күп бирәләр инде. Кешегә кызык. Без планлаштырабыз инде. Булуга, тамашачы беренче булып беләчәк».

Эльмира: «Процесста. Бәлки инде, хәзер үк. Әлегә белмим».

 

Читайте нас