Рөстәмне кинода күрәчәкбез

“100 000 ударов”— күренекле режиссер Дмитрий Хонинның яңа фильмы нәкъ менә шулай дип атала. Анда төп рольне армия сафында казарма җимерелү нәтиҗәсендә ике аяксыз калган Уфа блогеры Рөстәм Нәбиев уйнарга мөмкин.

Рөстәмне кинода күрәчәкбезРөстәмне кинода күрәчәкбез
Рөстәмне кинода күрәчәкбез

Параспортчы һәм күп балалы әти әлеге проект ярдәмендә балачактан ук килгән актер булу хыялын тормышка ашырачак икән.

 Шушы көннәрдә Рөстәм Мәскәүгә очкан һәм Русия Мәдәният министрлыгында үзенең Гималай тавына менүе турындагы проектын яклаган.

"Барлыгы 65 проект арасыннан тик унысын гына сайлап алачаклар. Минеке дә шул исемлеккә керсә, тормышымның яңа этабы башланачак. Әйе,  мин төп рольне уйнаячакмын, һәм, бу фильмда Иван Янковский да булачак», — дип уртаклашкан Нәбиев.  Бу документаль фильмны төшерүдә финанс яктан Беренче канал ярдәм итәргә әзер, имеш.

Якташыбызга уңышлар теләп торыйк!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас