Блогерны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр

«Дневник татарина» сәхифәсен алып баручы блогер Рәмис Гыйльметдиновны хатынына хыянәт итүдә гаепләгәннәр.  

Блогерны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләрБлогерны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр
Блогерны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр

Язылучылары сүзләренә караганда, Рәмис төрле танышу сайтларында утыра, кызлар белән аралаша икән.

Блогер үзенең танышу сайтларында теркәлмәвен, аның исеменнән чит кешеләр аккаунт ясавын аңлатты. Мондый сүзләрнең алар гаиләсенә элек тә килеп ирешкәне булган икән инде. Блогер мондый имеш-мимешләрнең хатыны белән мөнәсәбәтләренә тискәре йогынты ясавын да билгели.

«Минем җимешемә тагын яза башладылар. Имеш, мин башка танышу сайтларында утырам икән, кызлар эзләп! Сезгә кызыктыр ул, әмма хатыным «ирем миңа хыянәт итә» дип, ярты көн буе куркып, калтырап йөрде», – дип яза популяр блогер.

 

Фото: социаль челтәрләрдән.

 

 

Блогерны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр
Блогерны хатынына хыянәт итүдә гаеплиләр
Автор:
Читайте нас