

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров белән "Шәһри Чаллы"да чыккан әңгәмәдән өзек:
– Бөтен нәрсәнең акчага кайтып калганын санамаганда, бүген эстрада нинди дә, элек нинди иде? Һәр чорның уңай һәм тискәре яклары турында сөйләсәгез иде.
– Минем татар җыр сәнгатенә килеп кергәнемә быел 37 ел була. Бүгенге белән чагыштырып әйтсәк, элек гомумән, җырчы булып китү ул бик зур мәртәбә саналды. Безнең вакытта бөтен кеше дә җырчы була алмый иде. СССР таркалганнан соң сәясәт үзгәрде. 1990 елларда милли мәсьәләләр буенча да яңарыш булды. Габдулла Тукай исемендәге филармониянең эстрада бүлеге таркалганнан соң, коммерция концертлары башланып китте. Аларның беренчесен Фирзәр Мортазин эшләгән иде, икенчесен Салават Фәтхетдинов оештырды. Мин бу турыда еш әйтәм инде - ул елларда күпләрнең татар эстрадасы җырчысы буласы килүендә Салават Зәкиевичның өлеше зур. Җырчы буларак та, үзенең репертуарын яңарту буенча да, ул барысына да үрнәк булды. Әле менә сезнең белән очрашуга килгәндә дә, Салават Зәкиевич белән Мамадыш тукталышында очрашып, сөйләшеп тордык. Аның репертуарында 600дән артык җыр бар. Соңгы 5 елда ул үзенең концертларын элеккеге репертуарыннан әзерли. Салават Зәкиевич акча эшли белә торган җырчы буларак та, спортсмен буларак та артист һөнәренең дәрәҗәсен күтәрде.
Без эшли башлаган чорда җырчы булып китү мөмкинлеге барысына да бирелмәде. Худсовет аша бөтен җырлар да үтми иде. Татарстан радиосы өчен язылганда һәр бүлмә саен бер комиссия әгъзалары утырды. Ул вакытта чынлап торып татар теленең сафлыгы өчен көрәш барды. Худсоветлар җырны вокал ягыннан гына карамыйча, хәтта сүзне тыңкыш итеп әйтсәң дә үткәрмиләр иде. Безнең заманда җырчыга куелган таләпләр белән бүгенге таләпләр - җир белән күк аермасы, – ди җырчы.