Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – дөрес өйләнү, калганын төзәтеп була»

Татарстан рәисе белән килешәсезме? 

Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – дөрес өйләнү, калганын төзәтеп була»Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – дөрес өйләнү, калганын төзәтеп була»
Рөстәм Миңнеханов: «Иң мөһиме – дөрес өйләнү, калганын төзәтеп була»

Кеше үз гомерендә күп имтиханнар аша уза, ләкин аларның иң мөһиме – дөрес өйләнү. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов яшь педагоглар һәм галимнәр белән очрашуда шулай дигән. Бу турыда «Татар-информ» яза. «Минем имтиханнарым күп булды: мәктәптә, вузда, яңа вазифаны ышанып тапшырганда. Ләкин иң төп имтихан – дөрес итеп өйләнү. Калган әйберләрне төзәтеп була», – ди елмаеп Рөстәм Миңнеханов. 

Очрашуда катнашучылар Рөстәм Миңнехановның төп укытучысы дип кемне атый алуы белән кызыксынганнар.

«Минем тормышымда андый кешеләр күп иде. Миңа остазларымнан бик тә уңдым. Әмма арадан берсен сайласаң, ул Минтимер Шәрип улы Шәймиев. Ул безнең укытучыбыз һәм остазыбыз. Мин аның җитәкчелегендә 1993 елда эшли башладым, ул вакытта Биектау районы администрациясе башлыгы булдым, аннары республиканың финанс министры, соңрак Премьер-министр булдым. Минем остазларым арасында Минтимер Шәрип улы - иң төп кеше», - дигән Татарстан рәисе.

Читайте нас