

Элвин Грей тешләрен дәвалап йөри. «Вакыт булганда, менә шулай сәламәтлекне кайгыртам. Тешләрне дәваларга килдем. Монда өемә килгән кебек киләм инде», – дип сөйли ул.
Җырчыны танып алган татар шәфкать туташы кызыксынуын яшереп тормый. «Бәбиегез юкмы әле сезнең?» – дип сорый.
Соңыннан хәбәр иткәнчә, җырчының тешенә операция ясаганнар. Ул, шешенгән битләренә баскалап, язылучылары янына туры эфирга чыккан, киселгән аңкавын да күрсәтә.
Җырчы төнлә дә йоклый алмаган, чөнки этләре авырып киткән. Ул хатыны белән төнлә аны ветеринария клиникасына алып килгән. Эткә УЗИ ясаганнар һәм 2-3 көнгә, дәваларга дип, шунда калдырганнар. Ә яшь гаиләгә этне дөрес ашатырга киңәш иткәннәр.