

Интервьюда өзек тәкъдим итәбез. Бу язма Интертат сайтыннан алынды.
– Алинә, халыкка сезне кайсы җырыгыз танытты дип уйлыйсыз?
– Иң тәүге тапкыр мин халыкка «Соңлама» җыры белән кереп киттем. Бу җырга алмагачлар арасында матур итеп клип та төшергән идек әле. Шуннан «Өзмә», «Ялгышу», «Керәшен кызлары», «Мәхәббәт каеннары» җырлары шулай ук алдынгылар инде. Ә, гомумән әйткәндә, һәрбер җырымның үз популярлык чоры бар, дип әйтә алам. Үзегезне «популяр җырчы» дип әйтә аласызмы?
– Үзегезне популяр җырчы дип әйтә аласызмы? – Популярлык – ул бит инде танылган дигән сүз. Миңа калса, мин үземне «популяр» дип бөтен җирдә берничә көн концертлар куя башлагач, шыгрым тулы заллар җыйгач әйтә алачакмын, әлегә мин үсеп киләм. Тик шуңа да карамастан, минем үземнең тыңлаучыларым, иҗатымны яратучылар, хөрмәт итүчеләр шактый күп, алар көннән-көн арта.
– Сезнеңчә, эстрададага хайп аша керү, танылу ул – нормаль күренешме?
– Хайпка мин нормаль карашта, чөнки хәзер кешене ничек тә булса «эләктерергә» кирәк. Хәзер яхшы җырлау, матур булу – беркемгә кызык түгел. Җырчы үзе дә кызык кеше булырга, үзенә җәлеп итәргә тиеш. Артистлар бик күп, шуңа, җырлаудан кала, тагын нәрсәдер эшләргә, «хайп» ясарга кирәк. Әлбәттә, сәхнәгә чыгу, танылу – ул 90%ка җырлардан, иҗаттан тора, әмма хайп та булырга тиеш. Минем үземнең мондый әйбергә кергәнем юк, тик кем моны эшли ала – шул бәхетле. Хайпның да төрлесе була бит – юньлесе һәм юньсезе. Халыкның юньсезенә күп игътибар бирүе ачуны чыгара.