"AY YOLA" төркеме концертта гендер-пати үткәргән

Кырымдагы бер гаиләдә кем туасын җырчылар сәхнәдән игълан иткән. 

"AY YOLA" төркеме концертта гендер-пати үткәргән"AY YOLA" төркеме концертта гендер-пати үткәргән
"AY YOLA" төркеме концертта гендер-пати үткәргән

"AY YOLA" төркеме Кырымга "ТавридаАрт" фестиваленә баргач, бер гаилә өчен гендер-пати үткәргән. Музыкантлар бу хакта социаль челтәрләрдә сөйләгәннәр. 

"Чыннан да, Кырымдагы чыгыш вакытында безнең белән бик күңелле хәл булды. Концерт вакытында залдан записка бирделәр, һәм безгә сәхнәдән бер гаиләнең тиздән бәбиләре тууы турында хәбәр итәргә насыйп булды. Кызчык бәхетле булып үсәр дип ышанабыз — бу көнне аның баш очыннан, барлык тамашачылар өстеннән кебек үк, Хумай бәхет кошы очып үтте бит", - дип язган алар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас