Фирдүс Тямаев махсус операциядәге егетләр янына җыена

Гуманитар ярдәм илтү белән беррәттән, артист хәрбиләргә концерт программасы да әзерләгән.  

Фирдүс Тямаев махсус операциядәге егетләр янына җыенаФирдүс Тямаев махсус операциядәге егетләр янына җыена
Фирдүс Тямаев махсус операциядәге егетләр янына җыена

Фирдүс изге күңелле кешеләрне дә үзенә кушылырга, аз булса да ярдәм күрсәтеп, егетләрне тәмле күчтәнәчләр белән сөендерергә тели, дип яза Интертат.

«Дуслар, шушы көннәрдә сезнең догалар белән зур юлларга чыгабыз. Егетләр янына барабыз, аларга ярдәм итәбез. Мин үзем белән бәләкәй колонка, баянымны алам. Барган-барган, егетләргә берничә җирдә концерт та куеп кайтачакмын. Егетләргә күчтәнәчләр җибәрәсегез килсә, языгыз. Кая килергә икәнен әйтермен. Сезнең күчтәнәчләрне егетләргә җиткерермен.

Әле Түбән Кама Сабан туенда бер апа акча да биргән иде. Барысын да тәртипкә салып, исәп-хисап ясагач, видеолар төшереп җибәрермен. Конфет-печенье, чәк-чәк ярата егетләр. Теләгегез булса, кая китерәсен әйтермен. Сезнең исемнән сәламнәр юллармын», – дип сөйләде социаль челтәрләрдә Фирдүс.

«Хәерле юллар, син молодец», «Изге эшләр башкарасыз, уңышлы булсын. Исән-сау барып, хәлләрен белеп кайтырга насыйп булсын», – дип телиләр җырчыга. Күп итеп су алып барырга да киңәш итәләр. «Су алып барыгыз, зинһар, балаларга. 40 градус эссе, балалар сусыз тилмерә. Һәм юеш салфеткалар», – дип язалар.

 

Читайте нас