

– Сәлам туганнарга!
– Сәлам!
– Акчаны күбрәк русча җырларны танытугамы, әллә татарчасына тотасыңмы?
– Русча җырларны музыкаль мәйданчыкларга гына чыгарам, ә татарчага акча сорыйлар шул. Күп китә. Телеканаллар күп сорый.
– Ротациягә күпме китә айга?
– 150 мең сум!
– Син ул кадәр эшлисеңме соң?
– Юк!
– Гаилә бюджеты кем кулында?
– Бюджет нәрсә ул? (Вилли рәхәтләнеп көлә.) Гөлназның үз акчасы, минеке – үземнеке.
– Гөлназның «бывший»ларына көнләшәсеңме?
– Көнләшәм.
– Кайсына күбрәк? Ришат, Элвин Грей?
– Бөтенесенә дә. Менә икесенә нык көнләшәм.
– Гөлназга иң кыйммәтле бүләк?
– Безнең алай кыйммәтле нәрсәләр алган бармы икән?
– Ник БМВ алдың түгелме соң?
– Ник бүләкмени ул, мин дә анда йөрим бит. Якынча 200 мең сумга сумка алган бар.
– Син «каблук»мы?
– Әйе!
– Гөлназ бит күбрәк сине тыңлыйм, ди.
– Кая тыңлый? Бер дә тыңлаганын ишеткән юк әле.
– Сине еш кына «Элвин Грейның клоны» диләр.
– Әйтми башлаганнар иде бит инде. Каян син әйтәсең? Никадәр шул сүздән котылырга тырыштым.
– Ачуың киләме шулай охшатуларына?
– Килә, әлбәттә, әмма ул бит төшеп калган кешеләрдән түгел, яхшы кешегә охшатулары яхшы.
– Сез Элвин Грей белән нинди мөнәсәбәтләрдә?
– Бик яхшы. Гомумән сөйләшмибез.
Видеоны караучылар Виллины ошаткан. «Мондый кеше белән күңелсез булмаячак», «Супер әңгәмә. Вилли – молодец! Чын ул. Үрнәк алыгыз!», «Юмор хисе шәп!», «Ул миңа икенче яктан ачылды. Аның кебек дус кирәк иде», – дигән комментарийлар калдырганнар.
Чыганак: "Интертат".