

«Әни сүзе закон бездә. Әни барыбер дөрес!» – ди Иркә. Популяр артистка бу турыда сторисларында яза.
«Кичә кич әни шалтыратып орышты. Битләрең түгәрәкләнгән, симергәнсең, тазаргансың, әллә нишләгәнсең. Кулга ал үзеңне! Никахка киеп кайткан пиджагыңны көчкә төймәләдең, кит моннан, килешмәгәнне», – ди.
Ул мине гел формада тотып, күзәтеп тора. Аннан китә мисаллар. Татар эстрадасының чибәр җырчыларын сөйли. Алар бит симерми. Сәхнә кешесе матур булырга тиеш», – ди ул.
Нишләргә? Әни хаклымы, юкмы? Җавап бирегез әле», – дип сораган язылучыларыннан Иркә.
Фото: социаль челтәрләрдән.