Ринат Рахматуллин үзенең 55 яшьлек юбилеена берничә артистны, шул исәптән юрмор остасы, җырчы Данир Сабировны да чакырган. Җырчы махсус Ринат Рахматуллин өчен мәзәк тә уйлап килгән.
«Күз алдыгызга китерегез: Салават абый, Җәвит абый һәм Ринат абый ауга киткәннәр, ди.
Боларның каршыларына болан чыккан.
Җәвит Шакиров: «Җәмәгать, бу – «Кызыл китап»ка кертелгән хайван, тимик аңарга».
Салават Фәтхетдинов: «Хәзер ауда да китап карап йөрибезме. Какая разница, ул кызылмы, яшелме – надо валить».
Ринат Рахматуллин:
«Мин армиядә иң яхшы атучы идем, үзем атам».
Җәвит Шакиров:
«Юк, үзем атам».
Ринат Рахматуллин: «Мин атам».
Салават Фәтхетдинов:
«Егетләр, тынычланыгыз, талашмагыз! Әйдә болай итик: үзем атам, андый-мондый проблема чыкса, Җәвит, син свидетель булып барырсың, алайса син бөтен әйберне Зөлфиягә сөйләп барасың. Ринат, син «утырырсың».