

Җырчы Дилә Нигъмәтуллина үзенең күңел халәте хакындасөйләгән.
Аның әтисе Җәүдәт абый соңгы арада нык чирләде, катлаулы операцияләр дә кичерде. Балалары һәрвакыт аның янәшәсендә буды, аларга дәваханә сукмакларын күп таптарга туры килде.
“Бүген сторисларга бөтенләй башкача чыгарга ниятләгән идем, ләкин сезне алдыйсым килми. Дусларым, мин эмоциональ яктан бик арыдым, – ди Дилә Нигъмәтуллина үзенең социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә. – Еллар буе авыру якыннарын караган кешеләр алдында баш иям. Мин алай булдыра алмас идем. Әтине карау бик нык хәлемне ала. 200 концерт бирсәм дә, шул дәрәҗәдә арымас идем, мөгаен. Арыганлыгымның төп билгесе – таркаулыгым. Бик еш әйберләремне югалта башладым.
Әгәр дә ирем һәм абыем булмаса, “башым китәр” иде инде. Без барлык проблемаларны да бергә чишәбез. Әти белән булган вакыйгалар абый белән арабызны тагын да якынайтты".