

Ay Yola төркеме шушы көннәрдә Ләйсән Үтәшевада кунакта булды. Алар, “Дерзкая готовка” программасында катнашып, кыстыбый әзерләгән.
“Дуслар, минем тамырларым белән горурлануымны барыгыз да беләсез. Бүген минем өчен бик үзенчәлекле чыгарылыш, хәтта бераз дулкынландыргыч та ул. Чөнки “Дерзкая готовка” кухнясында – минем якташларым”, – диде, программаны ачып, Ләйсән Үтәшева.
Ay Yola төркеме музыкантлары Адель һәм Руслан Шәйхетдиновлар, Ринат Рамазанов үзләренең чыгышын, курай һәм думбырда уйнап, милли музыка авазларыннан башлады. Кыстыбый пешергән арада алар төркемнең барлыкка килү тарихы һәм үзләренең уңышлары турында сөйләделәр.
Шулай ук Ләйсән Үтәшева белән нәсел көче, аларның иҗат юлында очрый торган гаҗәеп билгеләр, иҗат һәм төркемнең киләчәккә планнары турында фикер алыштылар.
Тапшыру барышында Ләйсән Үтәшева кызыклы мәгълүмат белән уртаклашты: бак дисәң, безнең республикага турлар сату арткан. Монда төп сәбәпләрнең берсе – Ay Yola төркеменең Башкортстанны бар дөньяга таныткан “Homay” җыры.
Исегезгә төшерәбез: Ay Yola “Урал батыр” музыкаль альбомыннан “Homay” җырын башкарганнан соң киң танылу алды. Бу җыр, бик тиз арада хитка әйләнеп, төрле музыкаль мәйданчыкларда миллионнарча тыңлаулар җыйды.