Айдар Галимов әнисе истәлегенә җыр яздырган

"3 ай яңа җырлар өстендә эшли алганым юк, ничектер, кул бармады... Бәлки, "Тамчы гөлем"нән соң иҗат дөньясына яңадан кереп китә алырмын”, – ди җырчы. 

https://vk.com/aidar.galimovhttps://vk.com/aidar.galimov
https://vk.com/aidar.galimov

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов мәрхүмә әнисе истәлегенә “Тамчы гөлем” җырын яздырган.

“Һәр җырның үз язмышы... Кайчандыр Рауза Хафизова сүзләренә язган бу җырын Гүзәлия миңа тәкъдим иткәч: “Әнием исән килеш мин болай җырлый алмыйм инде”, – дигән идем... “Әйдә, алайса сүзләрен үзгәртик”, – диде Гүзәлия. Рауза апа шигырен исән әни турында итеп үзгәртте. Мин яратып өйрәндем, башкардым бу җырны, тик шулай да, нәрсәдер туры килеп бетмәгән шикелле иде... Хәзер генә аңладым – көй башка сүзләргә һәм мәгънәгә язылган булган...

Билгеле хәлләрдән соң, сүзләрнең оригиналына кире кайтырга туры килде. Ул хәзер бөтенләй башкача яңгырый һәм йөрәккә башкача үтеп керә... Әйе, язмыш үзенең коррективаларын ясый – җырда да, тормышта да... Инде 3 ай яңа җырлар өстендә эшли алганым юк, ничектер кулым бармады... Бәлки, шушы җырдан соң иҗат дөньясына яңадан кереп китә алырмын кебек. “Тамчы гөлем” – әниемнең якты истәлегенә багышлана”, – ди Айдар Галимов.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас