

Башкортстанның халык артисты Әнвәр Нургалиев бик изге эш башлаган.
Җырчы, бертуган абыйсының нигезе ташландык хәлдә ятуына борчылып, ул урында парк ясарга булган.
“Бисмилләһ әйтеп, эшне башладык. Ниһаять, минем хыялымны тормышка ашырырга керештек. Мин мәрхүм абыемның нигезен төзекләндерә башладым. Бу – минем өчен бик кадерле урын. Элек монда тыкрык иде. Үскәндә шунда каз бәбкәләре көттек, сыерларны су эчәргә алып төшә, футбол уйный идек. Абыем бу урында йорт салды, үзенең бөтен сәламәтлеген калдырды. Ул вафат булгач, тормыш иптәше йортны сатты, һәм әлеге нигез ташландыкка әйләнде. Бу урынны күргән саен йөрәгем сыкрый иде. Ниһаять, әлеге участокны сатып алдым һәм анда абыем истәлегенә кечкенә ял паркы ясарга булдым”, – ди Әнвәр Нургалиев.
Территорияне төзекләндерү эшләре башланган да инде. Социаль челтәрләргә урнаштырган видеода җырчы махсус техниканы авылга алып кайтып бара. Ә аннары участокта эш башлана.
“Тиешле рөхсәт алынган”, – ди җырчы.