

Юмор остасы Данир Сабировның хатыны, блогер Миләүшә Сабирова никахлашуларына 17 ел тулган көнне ширбәт аен кайда уздырулары хакында тагын искә төшергән.
“Беләсезме, моннан 17 ел элек без Данир белән ширбәт аен кайда уздырдык? Юк, Төркиядә дә, Парижда да, хәтта Сочида да түгел. Ә легендар Соль-Илецкида!
Әлбәттә, бу – иремнең тәкъдиме булды. Аның әнисе анда еш бара торган иде, һәм, аның сөйләүләр буенча, Соль-Илецкидагы су буыннар өчен аеруча да файдалы икән.
Без акчабызны экономияләргә булдык һәм Ырынбур өлкәсенә киттек. Йорт арендаладык. Шартлар мактанырлык түгел иде. Бу, гомумән, минем форматтагы ял булып чыкмады.
Шунысы гаҗәп: бала тугач, без тагын шунда ук ялга киттек. Күрәсең, ниндидер ностальгиягә бирелгәнбез яки башка вариантлар карарга мөмкинлегебез булмагандыр. Без ул чакта һәр тиенебезне экономияләп яшәдек.
Ә менә Төркиягә беренче тапкыр Данирга андагы юбилейда чыгыш ясарга тәкъдим иткәч бардык. Ул юбилярга: “Миңа гонорар кирәкми, хатыныма юл бәясен генә түләгез”, – диде. Шулай итеп, без Данир белән беренче тапкыр затлы кунакханәгә барып эләктек, чын мәгънәсендә ял иттек”, – дип сөйләгән блогер.