Фирдүс Тямаев: Чит ил табибларына күренеп кайтырга иде

Билгеле җырчы үзендә яман шеш табылуы турында хәбәр иткән иде...

Җырчының социаль челтәреннән.Җырчының социаль челтәреннән.
Җырчының социаль челтәреннән.

Билгеле җырчы Фирдүс Тямаев үзендә яман шеш табылуы турында хәбәр иткән иде. 

Ул дәваханә юлларын да күп таптады. Иң мөһиме, Фирдүс рухын төшерми, авыруны Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы итеп кабул итә. Ул актив тормыш алып баруын дәвам итә: концерт сезонын тәмамлады, махсус хәрби операциягә ярдәм итеп тора.

Әмма батырга да ял кирәк, диләр. Шушы көннәрдә Фирдүс Тямаев гаиләсе белән Төркиядә ял итеп кайтырга булган.

“Мораль яктан бик нык ардым, күп эшләдем. Азрак көч туплап кайтасым килә. Чит илдә таныш табибларым да бар, бер баргач, сәламәтлек ягын да кайгыртасы иде. Табиблар квартал саен тикшеренеп торырга куштылар. Калкансыман биздә ике якта да киста. Витаминнар эчкәләгән булдым. Әмма бу турыда бик уйлыйсым килми. Уйласам, кәефем төшә. Быел концертларны да киметергә туры килмәгәе”, – ди Фирдүс.

Ялдан соң җырчының ниятләре зурдан – ул, елдагыча, махсус хәрби операциядәге егетләргә кирәк-яраклар алып барып, хәлләрен белеп кайтырга җыена.

“Үзем ел да бара торган егетләр янына юл тотачакмын. “Снежное”да күрше Башкортстан егетләре хезмәт итә. Исәнлегем булса, алар янына да кереп чыгу планы белән йөрим”, – дигән ул.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас