“Һәр көнне керәсең төшемә”

Әлеге җырны яңарткан Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар турында нәрсә диләр?

“Һәр көнне керәсең төшемә”“Һәр көнне керәсең төшемә”
“Һәр көнне керәсең төшемә”

Билгеле җырчылар Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар тагын бер популяр җырны яңарткан. Бу юлы иҗади пар “Һәр көнне керәсең төшемә” җырына яңа сулыш өргән.

“Шагыйрь Радик Нуретдин “Һәр көнне керәсең төшемә” шигырен яраткан тормыш иптәше Рәзинә Касыйм кызына багышлап язган булган. Бу шигырь атаклы татар-башкорт композиторы Роза Сәһаветдинова ярдәмендә җыр булып таныла”, – дип тәкъдим иткән иҗат җимешләрен Алмаз Мирзаянов.

“Иң матур җырларны сез җырлыйсыз”, “Искиткеч матур булган”, “Җырга яңа сулыш керткәнсез, гел икенче төрле булган, молодцы” дигән комментарийлар калдырган тамашачылары. Шулай итеп, яңартылган җырны мактау сүзләре белән кабул иткәннәр.

Ә сез нәрсә диярсез?

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас