Айдар Галимов: Шәрапов, җиңелрәк нәрсәдер уйлап булмый идеме?!

Айдар Галимов Рамил Шәраповның "Җәй җитте, Җәмилә" җырына биеп караган.  

Видеодан скринВидеодан скрин
Видеодан скрин

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов үз төркеме белән юмор остасы Рамил Шәраповның "Җәй җитте, Җәмилә" җырының бию хәрәкәтләрен кабатлаган.

Үз характерына туры килгән җырлар башкаручы Айдар Галимовка бу хәрәкәтләр кыенрак бирелгән ахрысы.

Җырчы, Шәраповка мөрәҗәгать итеп: "Шәрапов, җиңелрәк нәрсәдер уйлап булмый идеме?!" – ди.

Аннары ул, үз җырына биюен дәвам итә. Нәкъ Айдарча хәрәкәтләр үзенә килешеп тора.

Ә Рамил Шәрапов, бу видеоны үз сәхифәсенә куеп, Айдар Галимока рәхмәтен белдергән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас