

Минем Данирга хәтле йөргән егетем бик бай иде. Мин аны ташлагач, дус кызларым миңа юләргә караган кебек карады. Ә мине акча турындагы уйлар нигәдер бер дә борчымады. Хәзер, мәсәлән, балалар үстергәндә, дөнья көткәндә, финанслар турында үзеннән-үзе уйлата ул. Аннан дөньясы да башка якка үзгәрде. Бүгенге көндә бөтен кешенең матур итеп яшисе һәм шул матур яшәгәнен халыкка күрсәтеп мактанасы килә.
Данир белән безнең бер тиен акчабыз булмаган вакытлар да күп булды. Бик яшь килеш өйләнештек. Баштарак Данир эшләмәде, ә мин укуымны тәмамладым. Әнигә зур рәхмәт инде: икешәр эштә эшләп, ул безне ашатты да, киендерде дә...
Йөргән вакытта Данир бөтенләй башка төрле кеше иде. Яши-яши үзгәрде... Йөри башлаганда аңа - 21, миңа нибары 18 яшь иде. Йөргәндә проблемалар да булмый бит әле ул. Иң авыр вакытлар өйләнешкәч башлана...
Чыганак: «Интертат».