Йолдызлар гаиләләрендә: Абитуриентлар - 2025

Алсу кызы Америкада юрист булачак, ә Глюкозаныкы патологоанатом булып эшләү турында хыяллана, ләбаса.

Йолдызлар гаиләләрендә:  Абитуриентлар - 2025Йолдызлар гаиләләрендә:  Абитуриентлар - 2025
Йолдызлар гаиләләрендә: Абитуриентлар - 2025

Сәхнә йолдызлары балалары документларны берьюлы берничә югары уку йортына(күп кенә абитуриентлар кебек үк) тапшыра. Мисал өчен, актерлар Юлия Такшина һәм Григорий Антипенконың улы башкаланың 5 театр вузына барып карый — менә шулай яшь егетнең актер булырга теләге зур.

17 яшьлек Микелла Абрамова (җырчы Алсу һәм бизнесмен Ян Абрамовның кызы) бу җәйдә Принстонда (АКШ) шәхси мәктәп - пансион the Hun School of Princeton тәмамлаган. Бу мәктәптә чит ил кешеләре өчен уку 14 яшьтән мөмкин, анда АКШ югары уку йортларына керергә ныклап әзерлиләр,уку елының бәясе - 5 миллион сумнан. Микелла АТель-Авивта туган, мәктәптә кыз Русиядә укыган, ә өлкән сыйныфларда - Америкада. Ул АКШ бер дәрәҗәле югары уку йортының юриспруденция факультетына укырга кермәкче.

18 яшьлек Лидия Чистякова (җырчы Глюкоза һәм бизнесмен Александр Чистяковның кызы) соңгы елларда өйдә белем ала. Быел БДИ тапшырган, әмма әлегә беркая да кермәячәк (музыка карьерасын дәвам итәчәк). Укудагы уңышлары белән кыз беркайчан да мактана алмаган, ләкин бит хыялланырга, шулай ук максатлар куярга һәм аларга ирешергә беркем дә комачауламый. Лидия актив рәвештә музыкаль карьера төзи (җырлар яза һәм аларны башкара), ләкин хәзер медицина институтына укырга керү хыялы турында белдерде. "Мине һәрвакыт химия һәм биология кызыксындырды. Әлегә бу хыял кебек яңгырый. Әгәр медицина институтына барсам, бәлки, аннары патологоанатомиягә алынырмын - бу миңа бик кызык булыр иде", - ди Лидия.

 

Фото: vokrug.tv.

Йолдызлар гаиләләрендә:  Абитуриентлар - 2025
Йолдызлар гаиләләрендә: Абитуриентлар - 2025
Автор:
Читайте нас