

Башкорт эстрадасы йолдызы, модель, җырлар авторы һәм башкаручы Анжелика Якусева шатлыклы яңалыгы белән уртаклашты — ул кияүгә чыккан. Тормыш иптәше - уңышлы бизнесмен. Анжелика сүзләренчә, ул аның өчен ире генә түгел, ә дусты һәм иң якын кешесе.
Туй тантанасы Италиядә, Европаның иң матур урыннарының берсендә - Комо күле ярында Villa d ' Este вилласында узган. Бәйрәм зәвыклылык, уңайлылык һәм тылсым атмосферасына төренгән. Тантана өчен кәләш легендар дизайнер Vera Wang күлмәген сайлаган — нәкъ менә шундый күлмәк турында җырчы балачактан хыялланган булган.
"Мин бик бәхетле! Бу көн минем тормышымда иң якты көннәрнең берсе булды", - ди Анжелика.