Ринат Рәхмәтуллин пластик операция ясату турында уйлана

“Минем хатын яшь”, – ди ул.

Ринат Рәхмәтуллинның социаль челтәреннән.Ринат Рәхмәтуллинның социаль челтәреннән.
Ринат Рәхмәтуллинның социаль челтәреннән.

Билгеле җырчы Ринат Рәхмәтуллин “Күңел» радиосында кунакта булган.

Ул алып баручы Лилия Гатинаның сорауларына җавап биргән.

Ринат абый, берәр җирегезгә пластик операция ясату турында уйлаганыгыз бармы? дип сорый алып баручы.

– Әлбәттә, бар! Заман шуны таләп итә. Минем хатын яшь, аның янында мин дә яшь булырга тиеш. Мин икенче иякне алдырыр идем, – дип җавап бирә җырчы.

Ә менә тормыш иптәшегез Динараның берәр җирен үзгәртер идегезме?

– Юк, аның бар әйбере урынында. Булмаса, мин аңа шунда ук әйтәм. Ул аны ясата, эшләтә. Шуңа күрә мин аннан канәгать.

Татар эстрадасында дуслык бармы?

– Дуслык бар ул, чын дуслык дип әйтә алмыйм.

Үзегез турында комментарийлар укып, кәефегезне төшереп елаганыгыз булдымы?

– Юк. Укыйм да, кайсыберләреннән көләм, кайсыберләрен укып, анализ ясыйм. Язалар икән, димәк, мин кемгәдер кирәк, кызык. 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас