Әлфинә Әзһәмованы Андрей Малахов кунакка чакырган

Башта ул ышанмаган, мошенниклар шалтырата дип уйлаган. 

Әлфинә Әзһәмованы Андрей Малахов кунакка чакырганӘлфинә Әзһәмованы Андрей Малахов кунакка чакырган
Әлфинә Әзһәмованы Андрей Малахов кунакка чакырган

Популяр җырчы Әлфинә Әзһәмова Андрей Малахов белән очрашып, «Россия -1» телеканалында чыга торган «Песни от всей души» тапшыруында төшкән, дип яза "Интерат".

Тапшыруга чакыру артистка көтмәгәндә-уйламаганда килеп төшә.

«Бер көнне телефоныма шушы тапшыруның мөхәррирләреннән шалтырату килде. Башта ышанмадым. «И, мошенниклар шалтыратадыр инде, нинди Малахов», – дип, телефонны сүндереп куйдым. Болар да бирешми – яңадан шалтыраталар. Бу юлы видеоэлемтә аша сөйләшергә булдылар. «Сезнең җырлауны ошаттык та тапшыруга чакырырга булдык», – диләр. Шулай дип торгач, ризалаштым», – ди җырчы.

Әлфинә Әзһәмова сүзләренчә, тапшыруны 4 сәгать төшергәннәр. Алар улы белән Мәскәүгә кичтән килеп кунганнар да иртән иртүк студиягә юл тотканнар. «Тапшыру 4 сәгать түгәрәк өстәл артында барды. Мурманск, Белорусиядән, тагын башка төбәкләрдән килгән кунаклар бар иде. Актер Борис Шевченконы да чакырганнар.

Мөхәррирләрдән: «Ни өчен мине чакырдыгыз? Сез бирегә җырчыларны нинди критерийлар буенча сайлап аласыз?» – дип сораган идем. «Тыныч кына яшәп, соңлап кына тормышлары баштанаяк үзгәргән кешеләрне чакырабыз. Шулай ук Россиядә уникаль тавышка ия булган кешеләрне эзлибез», – диделәр. Мин бит 40 яшьтән соң гына сәхнәгә чыккан кеше. Тавышымның да үзенчәлекле булуына басым ясадылар.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас