Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен әйткән

Популяр сәхнә йолдызы, Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) акчага кагылышлы сорауларына да җаваплар биргән.

Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен әйткәнЭлвин Грей ничә миллион акча эшләвен әйткән
Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен әйткән

"Бик күп эшләгән айларда керемебез 5 млн сум була" ди җырчы.

Ләкин шунда ук үзен төзәтеп: “Тамашачы ах итмәсен, бу сумма минем кесәгә генә керми, ә гел әйләнештә йөри. Яңа җырлар яздыру, клиплар төшерү, музыкаль аппаратураны көйләү, яңасын сатып алу, гастрольләрдә бензин һәм транспорт чыгымнарын каплау – барысы да шушы миллионнардан каплана. Акча бүген бар, иртәгә юк ул, алдагысын карап, уйлап эшләргә кирәк. Мәсәлән мин бүген кафе-ресторанда ашасам, иртәгә рәхәтләнеп "доширак" та пешереп ашый алам һәм моннан оялмыйм. Мин иҗат кешесе һәм төп максатым алга таба да яраткан тамашачыма үз иҗатымны бүләк итү. Яраткан эшең өчен берни кызгынмыйсың һәм аны берниниди акча белән дә чагыштырып булмый" — дип белдерә танылган артист.

Юлай НИЗАЕВ фотосы.

Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен әйткән
Элвин Грей ничә миллион акча эшләвен әйткән
Автор:
Читайте нас