+21 °С
Болытлы


Узган төнне Индира һәм Рөстәм Нәбиевлар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булды - варис туды. Малайга Таир дип исем кушканнар. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә БР Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткән. "Нәбиевләр гаиләсен котлыйм! Ура! Рөстәм Нәбиевнең улы туды! Тагын бер күп балалы гаилә!"- дип язган ул үзенең социаль челтәрләрендә.
Исегезгә төшерәбез, Нәбиевләр гаиләсендә шулай ук ике кыз — София һәм Әминә тәрбияләнә.