Ришат Төхвәтуллин төркемендә биюче егет вафат...

"Азамат кколлективның йөрәге һәм горурлыгы иде", – ди җырчы.

Азамат Заһировның социаль челтәреннән.Азамат Заһировның социаль челтәреннән.
Азамат Заһировның социаль челтәреннән.

Билгеле җырчы Ришат Төхвәтуллин труппасыннан биюче Азамат Заһиров вафат булган.

Җырчы социаль челтәрләрдә хәбәр итүенчә, Азамат туганнарына ярдәм итәргә дип, Башкортстанга, туган авылы Борайга кайткан, бакча эшләрендә ярдәмләшкән. Шунда ул сабаклары ашарга яраклы какы (свербига) да җыйган. Янәшәдә генә химикатлар белән эшкәртелгән колхоз кырлары урнашкан. Ләкин егет бу турыда белмәгән. Какыны ашаганнан соң, аның хәле начарланган. Күрәсең, җил агулы матдәләрне тирә-якка тараткан булган...

Азамат берничә көн үзен начар хис итә, аның тән температурасы күтәрелә. Аннары егетне дәваханәгә алып китәләр. Ике атна буе артист реанимациядә комада була. Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшли. Ләкин кичә аның йөрәге тибүдән туктый...

“Бүген безнең йөрәкләребез авыртудан өзелә. Коллегабыз, дустыбыз, талантлы биюче Азамат вафат. Ул коллективның йөрәге һәм горурлыгы иде. Без белгән иң якты, игелекле һәм ихлас кешеләрнең берсе иде. Аның таланты, энергиясе һәм җылысы безнең белән мәңгегә калачак. Туганнарының, дусларының, аны белгән һәм яраткан һәркемнең кайгысын уртаклашабыз”, – дип язган Ришат Төхвәтуллин.

Азамат Заһировның якыннарының һәм туганнарының кайгысын уртаклашабыз.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас