

«Миллион тапкыр язганым, шалтыратканым бар. Анда юл ябык, минем белән сөйләшмиләр, трубканы алмыйлар. Миллион тапкыр үтенечләр булды «балаларга шул шул кирәк» дип. Бернинди җавап юк. Мин барысын да социаль челтәрләрдән генә күрәм», – дип сөйли җырчы.
Былтыр туры эфир вакытында Ильмира элекке ире турында: «Ул миңа язгалый. Бер язганда 70әр хат яза, хәтта! Мин җавап бирмим. Иртән уянып китеп, телефонга күз салсам, 80шәр хат та булгалый! Яртысын бетереп тә куя шунда. Нәрсә язганын әйтеп тормыйм инде», – дип бәян иткән иде.
Фото: социаль челтәрләр.