

Шундый бер фанаты белән юмор остасы Чакмагыш районы Тайняш авылында очрашкан, – дип яза Интертат. Сабантуй мәйданында халык күңелен күргән Данир Сабировны бу апа үзе янына чакырып китерә. Яраткан җырчысын карау өчен, апа Данирның Чакмагышта узган концертына да килгән булган. Ул концертта да ниндидер кызыклы вакыйга булган, күрәсең, фанатын Данир Сабиров үзе дә тиз искә төшерә.
«Сабантуйга да сине карарга гына килдек бит, гөлкәем», – ди апа.
Халыкны Данирның: «И, рәхмәт яугыры», – дигән җавабы көлдерә.
Фанаты Данирның башына түбәтәйгә охшаган махсус баш киеме кидереп, матур теләкләрен тели: «Озын-озак яшә, гомерле бул, яме. Без сине телевизордан да карап туя алмыйбыз бит. Зур рәхмәт сине чакырганнары өчен», – дип, изге теләкләрен җитәкчелеккә дә яудыра.
«Әһә, колхоз маладис», – ди Данир. Җырчы Сабан туен алга таба әлеге баш киеменнән дәвам иткән.