"Үзбәкстанны гөрләттек"

Башкортстанның халык артисты, үзенчәлекле моң иясе - Лилия Ишемьярова 25 май көнне Үзбәкстанда үткән Сабантуйда катнашкан.

"Үзбәкстанны гөрләттек""Үзбәкстанны гөрләттек"
"Үзбәкстанны гөрләттек"

Ул безгә бәйрәмнең ничек үтүе турында сөйләде.

–  Үзбәкстанда безне бик җылы каршы алдылар. Сабантуй Ташкентның Үзәк паркында үтте. Бәйрәм төрле уеннар, дәртле биюләр, моңлы җырлар белән үрелеп барды. Төрле күргәзмәләр оештырылды. Кунакларны берсеннән-берсе тәмле милли ризыклар белән сыйладылар. Милли ашлар арасында татар-башкорт милли ризыклары да булуы безне шатландырды. Андагы халык безнең җырларны, биюләрне бик ошатты, бергә кушылып җырладылар, биеделәр, – диде ул.

– Сабантуйдан тыш, безнең делегация Урта Азия һәм Ташкентта яшәүчеләр өчен курайда уйнау, бию, халык җырларын җырлау буенча мастер класслар үткәрде.

Кояшлы Үзбәкстан Сабантуенда быел тәүге тапкыр катнашуым. Анда бик эссе булуына карамастан (майда 35°-38°), Ходайның рәэмәте, Сабантуй көнне җиләс һава торышы торды. Халык, "сез безгә рәхәт һава торышын да алып килдегез", – дип шатландылар.

Сабантуйның тагын бер күңелле мизгеле турында әйтеп үтәсем килә – анда без Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Үзбәкстан дәүләт филармониясе солисты Феруза ханым Халдарова белән күрештек. Ул Үзбәкстанда туып-үссә дә, тамырлары –Авыргазы районыннан булуы белән горурлана. Ике якның да мәдәниятен үз итүче, сәләтле һәм ихтирамлы шәхес ул. Ферүзә ханым белән Уфа сәнгать училищесында бер педагогта, (төрле елларда) Мосалимава Әлфия Кәрим кызында укыдык. Ташкентта беренче тапкыр очрашуыбыз, ул Сабантуйның режиссеры иде. Бергә эшләү, аралашу бик күңелле булды, аңа рәхмәтләремне җиткерәм.

Дуслык, мәдәният һәм гореф-гадәтләр бәйрәмдә катнашуыма мин чиксез шат, ул бик матур тәэссоратлар калдырды. – дип сөйләде безгә сәфәре турында Лилия ханым.

"Үзбәкстанны гөрләттек"
"Үзбәкстанны гөрләттек"
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас