Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган кичә үтәчәк

"Онытылыр димә..." 

Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган кичә үтәчәкХәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган кичә үтәчәк
Хәния Фәрхинең 65 еллыгына багышланган кичә үтәчәк

Тәтешле районы Югары Тәтешле авылы мәдәният йортында Хәния Фәрхи исемендәге «Онытылыр, димә» V төбәкара башкорт-татар җыр бәйгесе кабат үзенең дусларын җыя.Чара 30 майга планлаштырылган. 

«Кадерле дуслар! Вокаль сәнгатьне яратучы һәваскәрләрне һәм профессиональләрне татар һәм башкорт халкының легендар җырчысы Хәния Фәрхи исемендәге V төбәкара фестиваль-бәйгесенә чакырабыз. Ул моң иясенең 65 еллыгына багышлана. Хәния Фәрхинең онытылмас җырларын бергәләп җырлыйк. Рәхим итегез!» – дип хәбәр итә социаль челтәрләрдә Тәтешле районы хакимияте. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас